Тормышыгыз имин, бәхетле булсын!
Районыбызның хөрмәтле ветераннары!
Муниципаль район җитәкчелеге, депутатлар корпусы исеменнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм!
Сез, киң күңелле, эшкә гадәттән тыш сәләтле буын буларак, әле һаман да сафта: күпләрегез хезмәтегезне бүген дә дәвам иттерәсез, башкарган эшләрегездә җаваплылык үрнәкләре күрсәтәсез, һөнәри осталыгыгыз серләрен яшьләр белән бик теләп уртаклашасыз. Нәкъ менә...