Төбәкне өйрәнү музее яңа бинага күчәргә әзерләнә
Азнакайда яңа музей комплексы төзелеше төгәлләнеп килә. Биредә районның үсешен яктырткан, төрле өлкәләргә кагылышлы экспозиция заллары булачак. Шушы көннәрдә сөенечле хәбәр килеп иреште: төбәкне өйрәнү музее «Иң яхшы мәдәният учреждениясе» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 500 мең сум күләмендәге грантына лаек булды. Бу акча музейның фонд саклагычын заманча мультимедияле технологиялэр...