Таянычыбыз – шәфкатьле затлар
Быелның 18 июль көне хәтеребездә мәңгегә уелып калыр, чөнки бу көнне күршеләрнең һәм үзебезнең бөтен ихата-корылмаларыбызны ут ялмап алды.
Дистәләгән еллар дәвамында туплаган мөлкәтебез санаулы вакыт эчендә көл-күмер булды. Ярый әле өебезне саклап кала алганнар (үзебез эштә идек). Торыр җиребез бар дип куанабыз. Ике күршене сынар өчен булгандыр инде бу...