Татшуган авылында Мәүлид бәйрәме үтте
Мәүлид ае - изге ай. Бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган. Барлык мөселман дөньясы пәйгамбәребезне зурлап искә ала, мәчетләрдә мәүлид бәйрәмнәре уза.
Татшуган авылының "Ислам нуры" мәчетендә дә дин кардәшләр җыелып, зурлап уздырды әлеге бәйрәмне. Имамыбыз Равил хәзрәтнең пәйгамбәребезнең тууы хакындагы үтемле вәгазеннән соң, башлангыч мәктәп балалары чыгышы тыңланды....