Татфондбанк клиентлары булган эшкуарларга банклар ташламалы кредитлар бирә башлаган
Берничә көндә шуның буенча кредит оешмаларына ун эшкуар мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентлары булган эшкуарлар, счетлары буенча акча бирү туктатылганнан соң, банкларга ташламалы кредитлар сорап мөрәҗәгать итә башлаган. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә «Ак Барс» банкы һәм Саклык банкы (Сбербанк)...