Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова яшь калуның серен яхшы белә
Иҗат казанында кайнаучыларның күңеле һәрчак яшь була. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханованың да еллар санап утырырга вакыты юк, ул әле дә сәхнәдә, гел хәрәкәттә. Яшь булуның серен, мөгаен, аннан да яхшырак белүче юктыр!
- Зөлхия ханым, иҗат чишмәгезнең башы кай тарафларга барып тоташа? Олы елгага кушылганчы, нинди юллар...