Татарстанда "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" пилот проекты 2017 елдан гамәлгә керә
Буа районында ялгыз пенсионерны алырга әзер гаилә хәзер дә бар.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау өлкәсендәге законнарны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Киңәшмә эшендә республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, хакимиятнең республика, муниципалитет дәрәҗәсендәге вәкилләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар...