Татарстанда гөмбә ашап агулану очраклары күренә башлады
Бәхеткә, быел агулануның үлемгә китергән очраклары теркәлмәгән.
Узган елгы мәгълүматларга күз салсак, ал гөмбә дип белеп, агулы гөмбә ашау аркасында ике кешенең гомере өзелгән булган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе токсикологы, табиб-реаниматолог Алия Насыйбуллина җиткергән. Аның сүзләренчә, ТР Токсикология үзәгенә көн саен гөмбә ашап агуланган...