Татарстан Республикасы мөфтие сайлауда тавыш бирде
Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын, диде мөфти.
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында...