Татарстан мәктәпләре директорлары Сарлыда тәҗрибә уртаклаштылар
Азнакай районы Сарлы һәм Бакалы районы Урманай урта мәктәпләренең үзара хезмәттәшлеге һәм дуслыгы 2008 елда башланып киткән иде. Республика күләмендә мәктәбебез стажировка мәйданчыгы итеп билгеләнде. Безнең тәҗрибәне өйрәнергә Татарстанның төрле районнарыннан директорлар килә. Быел шундый очрашуларның берсе февраль аенда булса, шушы көннәрдә тагын 4 районнан 7 мәктәп директоры кунак булды....