Ташкабак холестеринны һәм гәүдә авырлыгын киметә, ә иммунитетны арттыра
Бакчаларда ташкабак өлгерә башлады. Әлеге яшелчәдән бик күп тәмле ризыклар әзерләп була, шул ук вакытта ул организм өчен дә файдалы булып тора. Ташкабакта аскорбин кислотасы, А витамины, калий, магний, тимер, кальций кебек микроэлементлар бар. Шуның белән ул организмнан начар холестеринны, агулы матдәләрне чыгара, гәүдә авырлыгын киметә, ашкайнату процессын яхшырта, ашказаны-эчәклек...