Талаган өчен – мәҗбүри эш
Азнакай шәһәр прокуратурасы Азнакай районының шәһәр тибындагы Актүбә бистәсендә яшәүче 48 яшьлек Ш.га карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Ш. кеше талау гамәле кылуда гаепләнә. Эш материалларыннан күренгәнчә, хатыны белән ачуланышканнан соң ул, спиртлы эчемлек алыр өчен әҗәткә акча сорау нияте белән, танышларына юл тота. Ни тегесен, ни монысын тапмыйча кайтырга чыккач,...