Табигать сагында – җәмәгатьчелек инспекторлары
Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, Табигатьне саклау буенча ТР баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов районда булып, азнакайлыларны кабул итү үткәрде. Әйтергә кирәк, килүчеләр арасында җирлегебездә экология торышына зарланучылар булмады, барсы да шәхси сорау-мөрәҗәгатьләр белән килгән иде.
- Тәртип урнаштырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста...