Сугыш чоры баласы Әнисә Сабитованың бүгенге тормышы җәннәт төсле
Мәлбагыш авылында үрнәк алырдай, олы хөрмәткә ия кешеләр шактый. Шуларның берсе - Әнисә апа Сабитова.
-Без сугыш чоры балалары. Мин күргәннәрне сезгә күрергә язмасын! - күрешкән саен Әнисә апа шулай ди. - Сугышка кадәр дә тормыш мине иркәләп үстермәде. Өч яшьтән әнидән, унике яшьтән әтидән калып, үги әни, үги әби...