Суд приставлары 24 азнакайлыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән
Билгеле булганча, агымдагы елның 15 гыйнварында Россиядә яңа закон гамәлгә керде. Аның буенча суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алды. Шушы вакыт эчендә Азнакай суд приставлары штрафлары 10 мең сумнан артып киткән 24 азнакайлыны машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм иткән.