Студентлар җәй буе Азнакай басуларында хезмәт күрсәтте
Студент егетләр Илшат һәм Илнур җәйге ялларын туган авылларында тырышып эшләп уздыралар. Кәкре Елгада аларны зур горурлык белән Сабировлар династиясе дип атыйлар.
Аталары - бертуган Фәварис һәм Җәмил, "Марс" ҖЧҖнең алдынгы механизаторлары. Кечкенәдән үк техника арасында әвәрә килеп үскән малайлар һәркайсы үз әтисенең һөнәрен сайлаган. Илшат комбайнны иярләсә, Илнур машинага...