Спорт елының төп 10 вакыйгасы (РЕЙТИНГ)
2015 ел спорт чараларына бай булды. Шуңа да, иске елны озатып, яңасын каршы алганда хыял-максатлар белән генә янмыйча, үткән көннәргә дә борылып карау дөрес булыр. Intertat.ru редакциясе узган елдагы вакыйгаларны барлап, үз күзлегеннән спорт чараларының рейтингын төзеде. Татарстанның "спорт дистәсе"н без болайрак күзалладык.
1. Футбол кырында - йөзүдә сынаштык. Татарстанда...