Спорт аша сәламәтлек – үзәк тема
"Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү базасында узган атна азагында "Татнефть" компаниясе профсоюз активының өйрәтү-күнегү семинары булды. Аның эшендә нефть чыгару идарәләренең профсоюз комитеты рәисләре һәм спорт буенча инструкторлары - барлыгы җитмештән артык кеше катнашты.
Очрашуның төп темасы - безнең идарәдә физкультура-сәламәтләндерү эше куелышын өйрәнү булды. Кунаклар әлеге актуаль чараны оештыру үзенчәлекләре...