“Союз-Агро” җәмгыяте мега-фермасы савымчылары көнгә 17,5 тонна сөт савалар
Бер сыерга көнлек савым 17 кг дан артып китә. Бу район буенча иң зур күрсәткеч. Мега-ферма заманча технологияләр белән җиһазланган, терлекчеләрнең хезмәт шартлары да яхшы. Ә район буенча азнакайлылар көнгә 105,6 тонна сөт савалар. Бер сыерга 13,3 литр туры килә.