Сочи юлында Татарстаннан бер гаилә һәлакәткә очраган. Ике бала зыян күргән
Сочида булган юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә Татарстаннан ике балалы бер гаилә зыян күргән.
Автомобиль шоферы руль белән идарә итүне югалтып, тоннельның терәк стенасына килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә ир белән хатынның аяк-куллары сынган. 13 яшьлек бала имгәнгән, алты яшьлегенең эчке әгъзаларына зыян килгән. Вакыйга булган урынга берничә бригада ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткән....