Әлмәт шәһәрендә узган скрипкачылар һәм виолончелистлар төбәк конкурсыннан Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары җиңү белән кайтты. Кече яшьтәгеләр арасында Рания Солтанова (укытучысы - Лилия Тимирова, концертмейстер Мариана Муллина) беренче дәрәҗә лауреат булды. Урта яшьтәгеләр арасында Әдилә Зиатдикова (Зөлфия Еникеева, Лилия Газизова) икенче дәрәҗә дилом белән бүләкләнде.