“Сәхнәдә үземне бәхетле тоям”
Районыбызның җырчы-сандугачы, бик күп көйләр авторы Ландыш Шәрәфиева белән сөйләшер өчен һөнәри бәйрәм көненнән дә шәбрәк җайны туры китереп тә булмас иде, мөгаен. Ул - шәһәр һәм район Мәдәният йорты директоры да бит әле.
-Ландыш, моңлы тавышың белән син инде күптән сәхнә яулаган җырчы. Инде берсеннән-берсе күңелгә ятышлы көйләр иҗат...