Шушы көннәрдә тагын өч тыл ветеранына 90 яшь тулды
Аларны район җитәкчелеге котлап, РФ Президентының котлауларын һәм бүләкләр тапшырдылар.
Районыбызда озак яшәүчеләрнең күплеге сокландыра. Бер заманда туып-үскән чордашларның язмышлары да уртак дисәң була.
Сарман районының Кәүҗияк авылында туган, кечкенәдән ятим калган, 43 ел "Үрнәк" колхозында сыер савучы булып эшләгән Мөнирә Гәлләмова да; Урманай авылы кызы, Молотовта урман кискән, Ярославль...