Шәһәр көнен Азнакайда зурлап бәйрәм иттеләр
Узган шимбәдә азнакайлылар, килгән кунаклар - Республика, Шәһәр, Нефть-газ чыгару сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итте.
Төштән соң шәһәр урамнарына күңелләрне җилкендереп гармун моңы таралды. Кулларына эреле-ваклы тальян, баяннарын тоткан гармунчылар татар милли көйләрен сузып бәйрәм тантанасы узачак мәйданга төшеп киләләр икән. Гөл-чәчәкләр, көз муллыгына күмелгән күргәзмә яныннан да тыныч кына...