Шаулап үсәр агачлар
Агачларны юкка гына җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле.
Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да агач утыртырга тиеш, ди халык. Республикада игълан ителгән «Үз агачыңны утырт!» акциясе дә моның ачык мисалы булып тора. Акция кысаларында районда да яшелләндерү...