Сезнең хатларны укыйбыз
Редакция почтасы укучыларыбыз хатлары белән тулы. Алар арасында тәнкыйть хатлары да, фикер-киңәш белдергәннәре дә, үткәннәрне искә алып, сагыш белән сугарылганнары да... бар. Әмма иң күбесе - рәхмәт хатлары.
"Чемодур мәктәбенең 9 сыйныф укучылары ишек алдымны көрәп киттеләр. Мин һәрчак укучыларның ярдәмен тоям. Алар кышын кар көрәсәләр, язын түтәлләр казыйлар. Шундый...