Сак булыгыз: юлда балалар!
Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатыннан республикада, шул исәптән безнең районда да 15 майдан 15 июньгә кадәр "Сак булыгыз: балалар!" акциясенең беренче этабы үткәрелә. Аның кысаларында район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла.