Руслан Сәхипгәраев автомобиль спорты буенча ярышларда сынатмады
Әлмәт шәһәрендә республиканың мәктәп укучылары арасында радио белән идарә ителүче модельләр категориясендә автомобиль спорты буенча ярышлар узды. Анда Азнакай районыннан педагог Риф Хаҗиев җитәкчелегендә Руслан Сәхипгәрәев һәм Владислав Калугин да катнашты. Руслан Сәхипгәрәев ДТМ һәм РЦБ категорияләрендә II һәм III урыннарны яулады.