“Рухият” нефть төбәге авторлары әсәрләре җыентыгын чыгара
Рухият" рухи яңарыш фонды әдәбият үсешенә зур өлеш кертә. Ел саен башлап язучыларның һәм танылган әдипләрнең китапларын бастырып чыгара. Быел аның планына Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган нефть төбәге авторлары әсәрләре җыентыгын нәшер итү дә кертелде. 18 яше тулган авторлар проза һәм поэзия жанрларында эшләрен 16 майга кадәр "Рухият" фондына...