Рубльнең артка тәгәрәве буенча азнакайлылар ни дип уйлый
Бүгенге икътисад җәмгыятьне умарта күчедәй гөжләтә. Киләсе елга төрле дәрәҗә бюджетның каешны ныграк кысачагын инде аңлап алган халык та кесәсен барлый, гаилә бюджетын чамалап эш итә башлады.
Эш урыннарында коллегаларның үзара сөйләшүләрендә дә, автобуста булсынмы, кибет-базарларда гәпләшүләрдә - бу хакта сүз ешрак кузгала башлады кебек. Милли акчабыз - сумның (рубльнең)...