Ришвәт тәкъдим иткән өчен - 100 мең штраф
Азнакай шәһәр прокуратурасы 23 яшьлек Таҗикстан кешесе Б.-га карата вазифаи затка ришвәт бирү буенча кузгатылган җинаять эшендә дәүләт гаепләвен яклады.
Тикшерү күрсәткәнчә, 2013 елның 1 февралендә ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан Б.-га карата РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1 бүлеге буенча (медицина тикшерүе узудан баш тарту) административ беркетмә төзелә....