Редакция почтасыннан
Игелекле эшләр изгелеккә тарта
Аллаһы тәгаләнең рәхмәте киң бит ул. Рамазан аенда һич көтмәгән җирдән мәчетебезгә зур күләмдә хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Казанда яшәүче үз авылдашыбыз Гыйбадуллин Нурмөхәммәтнең улы Илнур һәм иптәшләре әнә шундый саваплы гамәл кылдылар. Төп нигезне яңартып, шунда гомер кичерүче Хәлил Гыйбадуллин да изге йортыбыз тирәсендәге үләннәрне чабып,...