Үрдәк, диета һәм...мәхәббәт - Халидә Галимова, Азнакай
Иртәнге якта төш күрде Сания. Кып-кызыл күлмәк кигән дә, чәчләрен таратып тәрәзә янында басып тора. Шул чакта кемдер аңа:
- Сания, чык! - диеп эндәшә.
Аска караса, кулына ап-ак ромашкалар тотып Самат басып тора. Ул кулларын сузып, Санияны үзенә чакыра. Сания тәрәзәдән төшмәкче була, тик сыя алмый. Ишеккә бара, аннан...