Райондашыбыз Мөгътәсим Хәнипов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөгътәсим Хәнипов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә тулы бер делегация килде.
Табигате буенча тыйнак кеше буларак, ул мондый игътибардан бераз югалып та калды.
-Аллага шөкер, бүген без бәхетле тормышта яшибез. Җылы котлауларыгыз, бүләкләрегез өчен...