Районда “Азнакаем – яшел бишегем” программасы уңышлы тормышка ашырыла
Җидедәге - җитмешкә, дип белми әйтмәгәннәр. Туган якка мәхәббәт, аның табигый байлыкларына сакчыл караш кечкенәдән тәрбияләнә.
"Азнакаем - яшел бишегем" район программасы нигезендә балалар бакчаларында экскурсияләр, уеннар, конкурслар, кичәләр рәвешендә башланган эш мәктәптә киңрәк колач ала.
Башлангыч сыйныф укучылары ел саен "Яшел планета" экомарафонында катнаша. Чәкән, Карамалы, Сәпәй, Микулино авыллары,...