Район җитәкчелеге ветераннарны онытмый
Район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре белән берлектә, җирлегебездә яшәүче өлкәннәрне туган көннәре, юбилейлары, истәлекле даталар уңаеннан өйләренә барып котлауларны дәвам итә. Февраль аенда гына да 90 һәм 95 яшьләрен тутырган 12 өлкән кешегә, Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 ветераныбызга шундый кадер-хөрмәт күрсәтелде.