Протезлар социаль страхование фондыннан биреләчәк
Халыкны социаль яклау бүлеге хәбәр итүенчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан соң кайбер хезмәтләр күрсәтү вәкаләтләре алар карамагыннан башка тармакка күчәчәк. Инвалидлар һәм ветераннар техник тернәкләндерү чараларын (протез-ортопед әйберләр ясау һәм ремонтлауны да кертеп), шулай ук медицина күрсәтмәсе буенча санатор-курорт дәвалауга юлламаларны һәм юлда бару-кайту чыгымнарын социаль страхование фондыннан ала башлаячаклар.