Прокуратура хәбәр итә. Азнакайда мәгариф закончалыклары бозылган
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан гомумбелем мәктәпләрендә мәгариф закончалыкларының сакланышы тикшерелде. Тикшерү барышында бер мәктәптә сыйныф җитәкчесенең әти-әниләрнең телефоннарына класста ремонт үткәрү өчен акча җыярга кирәклеге турында СМС-хәбәрләр җибәрүе ачыкланды. Бу факт мәгариф закончалыгы һәм шәфкатьлелек ярдәме күрсәтүнең ирекле булу кагыйдәләрен боза. Әлеге уңайдан мәгариф идарәсе җитәкчесенә закончалык бозу очракларын бетерү...