Президент чыршысында Азнакайдан 40 бала катнашты
Казанда "Татнефть-арена" спорт комплексында узган Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә районыбыздан 40 сәләтле бала катнашты.
Яңа ел кичәсе Г.Андерсенның "Кар патшабикә" әкиятенә нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланды. Яшь героиня Гөлшат чынбарлыкны виртуаль тормышка алыштырган энесе Камилне эзләде. Бик күп сынаулар, авырлыклар кичереп, дустана патша һәм патшабикә, әдәпсез юлбасарлар, усал сакчылар...