Өлкәннәр канәгать калды
Узган шимбәдә шәһәребездә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Олы яшьтәгеләр үзләренә кышлык яшелчә, бәрәңге, кош-корт, мал-туар өчен азыкны җитәрлек итеп туплап калсын өчен муниципаль район җитәкчелеге барсын да оештырган.
Ит тә төрлесеннән иде: телисең икән мөгезле эре терлекнеке, куян, каз, тавык, үрдәк түшкәләре... Асрарга теләүчеләргә кош-кортны тереләй килеш...