Өлкәннәр - Интернетта
24 сентябрьдән Азнакай шәһәренең мәгъ-лүмат-методик үзәгендә пенсия яшендәгеләрне компьютерда эшләргә өйрәтү курслары ачылды. Өлкәннәрне компьютерга өйрәтү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 23 декабрендә кабул ителгән 2435нче карары белән расланган "Интернет-озын гомерлелек" проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Курсларга бүгенге көндә 85 пенсионер йөри.