Мәнәвездә бәйрәм күңелле узды
Мәнәвез авылы мәдәният йортында бәйрәмнәр күңелле уза. Әле менә 8 Март көнне дә төрле тармакларда тырыш хезмәт куйган хатын-кызларны хөрмәтләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар. Гомере буе колхозда эшләгән Мөнҗия Хәсәнова өчен аеруча истәлекле булды: ул нәкъ 8 мартта туган һәм аңа атап аерым бүләк ясалды. "Азнакай гүзәлләре" иҗат төркеменең җырлары ямь...