Миргасим Усманов: “Бүген салган сенаж –киләсе елга сөт ул”
Урсай авылы җәйләвендә ("Шәвәлиев З.Г." КФХ) авыл хуҗалыгы идарәсе булгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, ветераннар катнашында үткән семинарда терлек азыгы әзерләү, урып-җыю эшләренә әзерлек һәм башка авыл хуҗалыгы эшләре турында сүз барды.
Азнакайлылар терлек азыгы әзерләүгә республикада иң беренчеләрдән булып керештеләр һәм бүгенге көндә алдынгылар бишлегендә баралар. Күрсәткечләр дә куанычлы: 62,5 мең...