Министр язгы кыр эшләрен уңай бәяләде
Район агросәнәгать предприятиеләре эше белән танышуын ул "Союз-Агро" ҖЧҖдә мөгезле эре терлекләр асрау өчен алып барыла торган, якын-тирәдә моңа кадәр әле тиңе булмаган мегаферма төзелешендә булудан, җитәкчеләр һәм төзүчеләр белән эш барышы, хезмәт шартлары турында аңлашудан башлады.
-Төзелештә нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, беренче чиратта объектның киләчәктә анда эшләүчеләр өчен...