Мәгариф хезмәткәрләренең республикара туристлар слетында Азнакай командасы 3 нче урында
Мәгариф хезмәткәрләренең республикара туристлар слетында Азнакай командасы 3 нче урынны яулады. Кама елгасы ярында урнашкан милли паркта үткәрелгән әлеге чарада 19 команда катнашты. Районыбыз данын өстәмә белем бирү педагоглары Р.Исмәгыйлов (капитан), А.Рахманов, Г.Степанова, С.Дементева, Г.Камалетдинова, Л.Дәминова, И.Баһрамов, Д.Вәлиев, И.Солтанов яклады. Судьялар коллегиясенә якташларыбыз С.Галиева һәм М.Гыйльманова керде.