Март аена йолдызлар фаразы
2016 елның март ае - пассив февральнең капма-каршысы булачак! Март күңелле, матур вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә. Гомумән, бу ай уңышлы үзгәрешләр, бәхетле мизгелләр белән истә калачак.
Кучкар. Март башында сезне өйдәге "һава торышы" сөендерер. Эштән кайтуыгызны өегездә түземсезлек белән көтеп торачаклар. Әгәр ялгыз булсагыз, әти-әниегез яки туганнарыгызның хәлен белү...