"Магнит" кибетендә "Азнакайныкын сатып ал!" акциясе үтте
Муниципаль район башлыгы инициативасы белән гамәлгә кертелгән һәм шәһәр биләмәсендә эшчәнлек итүче азык-төлек җитештерү предприятиеләре, оешма, шәхси эшмәкәрләрнең икътисади халәтен тотрыкландыруга юнәлдерелгән әлеге башлангыч уңышлы дәвам итә.
Аның шулай икәнлеге Гагарин урамындагы "Магнит" кибете бинасында узган чираттагы акция вакытында да ачык күренде. Бу көнне анда шәһәрдә җитештерү белән шөгыльләнүче унга...