Үлгәнче яратты...
Нәфисәне егетләр үз итмәде. Мәктәптә укыган чагында ук башка кызларның чәчләрен тартып, сумкаларын яшереп уйнасалар да, нигәдер Нәфисә янына берәү дә якын килергә батырчылык итмәде. Әллә малайларча эре гәүдәле булганы, әллә әтисе кырыслыгы белән тирә-якка танылган урманчы булганы өчен өнәп бетермәделәр малайлар кызны. Ә ул үзен белгәннән бирле авылдашын, үзенең...