Культурабыз югарымы?
М.Хәсәнов исемендәге урамда урнашкан унынчы йортның подъездына килеп керүгә сине "көлеп торучы", ягъни матур итеп буялган диварлар, яңа тәрәзәләр каршы ала.
Димәк, биредәге ремонттан соң шактый дәвер узмаган. Ләкин һәр катның да диярлек тәрәзәләре төбендә фотодагы шикелле күренешләр дә уфтанып сәлам бирә.