Кризиска карамый, Азнакай алга атлый
Дөньялар никадәр катлаулы булмасын, тормышларыбыз һич тә зарланырлык түгел. Көннәребезнең иминлегенә, табыннарыбызның муллыгына, өсләребезнең бөтенлегенә сөенеп туймаслык. Илдәге икътисади кризиска карамастан, республикабыз, шул исәптән районыбыз да алга куйган максатларына кыю атлый.
Төп икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында лидерлар сафында барса, районыбыз да күп кенә юнәлешләрдә республикада өлге булып...